Проф. Др. Надир Дәүләтнең Казанда алган тәэсирләре һәм бу турыдагы фикерләре.

31.10.2014

ИСТӘ КАЛГАН КАЗАН (19-26 Октябре 2014)



Беренче көн (19.10.2014)


Инде ничә атнадан бирле дулкынланып Казанга кайту көннәрен санап тора идем. Истанбулда 18 Октябрендә  хәләл җефетем  Бәрил белән очкычка   мендем, 3,5 сәгатьтә төзекләнгән Казан очкычлар мәйданына килеп төштек.  Өч ел ечендә мәйдан баштан аяк үзгәргән иде. Димәк Универсиада өчен күп акча сарыф ителгән. Мәгълүм беренче тәэсир иң көчле һәм онытмаслык тәэсир була.  Шуның өчен хатын-кызлар ирләр белән беренче очрашуларында буйаналар, ясаналар, бик матур киенәләр. Беренче карашта ук ал мине ди. Ирләр дә алардан артка калмаска тырышалар, чәчләре булмаса хәтта парик та тагалар. Нишлисең беренче тәэсир мөһим бит.   Казан аэропортының элекке хәлен белгәнлектән ул миңа яшь кыз кебек күбенмәсә дә  уңай тәэсир калдырды һәм вакыты җиткән иде дип уйладым.

Казан бит көтелмәгән маҗаралар иле дә була ала. Безне ВИП дип аталган залдан каршыларга тиешләр иде, ләкин бу юлы да булмады. Үткән юлы минем исемем бар иде, әмма хатынымныкын теркәргә онытканнар иде. Димәк Татарстанда булдыклы кешеләрне эшкә алу чоры әле дә башламаган. Шулай да паспорт контроленнән, дүрт-биш полис хезмәткәре булганлыктан, тиз үттек. Бу да уңайга табан бер тәрәккыйәт иде. Электән ничә сәгать көтәргә туры килә иде. Ярый безне ишек алдында Татарстан Фәннәр Академиясеннән Булат көтә иде. Ул 8 көн ечендә барлык  эшләребез артыннан йогырды. Димәк мондый булдыклы, җаваплы, эшен вакытында башкарган яшиләр дә бар икән. Дөресен әйткәндә үзем дә шул категориягә керсәм дә, картлардан әллә нәрсә көтеп булмый, ә безгә  технологиягә, чит телләргә ия, җитез  татар җанлы яшьләр кирәк. Аларны кул өстендә тотарга, мөмкинлекләр, кеше шикелле еш хакы бирергә тиешбез. 

Ярый үгет-нәсыйхәт бу хәтле җитәр. Машина безне моннан элек тә ике мәртәбә кунган Шалйапин отеленә  илтте. Мин Шалйапин исмен бала чактан ук беләм. Чөнки өйдә Харбинга килеп һәммә кешене шаккатырган, ул җырлаганда тәрәзәләр тетрәгән  шушы тенор турында сүз була иде. Мин беренче мәртәбә аның һәйкәлен күргәч өйдәге сүзләр исемә төшкән иде. 

501 номерлы бүлмәгә урнашып, иртәнге биштә  йокыга киттек. Һава салкын иде. Беренче кар да без килү хөрмәтенә яуган иде. Бу көньяклыларны куркытыйым диәргә теләде булса кирәк.  Иртәнге аш өч ел элек белән чагыштырганда фәкыйрьләнгән, инглизчә белән татарча белгән яшь хезмәткәрләрнең саны кимәгән иде. Отель  хуҗасы икенче Гранд Казан исемле кунак юрты ачкан, бу отельне исә төзекләндермәгән. Капиталистлар акчага туя алмыйлар. Без исә сүзгә туя алмыйбыз. Димәк һәр кем үзенчә. 


Сәгать икедә Лирон һәм Булат Һамидуллиннар килделәр. Онытканмын Совет чоры кешеләре башка була. Ул үзе белән бер шешә коньяк та китерергә онытмаган. Грузиннарны мактап мактап  кафе белән тамакларны чылаттык. Тамак кына чыланмады, башка да китте. Ничә еллар онытканмын икән мондый хәлләрне. Иң кименнән өч елга картайган булуны да истә тотмадым. Моның җәзасын соңгарак күрәчәкмен. 

Шул арада Казанда яшәгән сеңелем Фәридә дә килеп өлгерде. Ул Читада төрмәдә туган, мин аны 1990-нчы елда гына беренче мәртәбә күргән идем. Ул чакта тәрҗемәче аша  күрешә алган идек. Соңгы 24 елда татарча өйрәнәм дисә дә ике сүзеннән бере русча. Шул сәбәпле дә татарча гына белгән Бәрил белән юк дәрәҗәсендә, бераз русча белгән минем белән аз дәрәҗәдә аралаша ала. Мин үз һөнәрем белән бәйле китапларны рәхәтләнеп укый алсам да көндәлек сөйләмдә һич тәҗрибәм юк. Асылда безнең очрашулар кызык була. Ул бер сүз әйтә, без башка бер нәрсә аңлыйбыз. Ул аңламагнын русча сорый без аңарга ахмаклар кебек карыйбыз. Мәсьәлә шунда ки ул үзен татарча сөйли алам дип уйлый, без дә русча. Шиксез мондый аңлашылмаучанлык һәр вакыт кызык булмый. Мисалга безнең белән саубуллашу өчен очкычлар мәйданына барган, ә без ВИП ишегеннән чыккан өчен күрәлмәгән. Төнге өчтә яттым дип зарланып язган.  Үземә дә булган шундыйрак бер хәл әле истә. Алман мәктәбендә укыганда спорт мөгаллиме миннән “бесен” китер дигән иде, мин төрекчәдәге “бәз” сүзенә охшатып чүпрәк китергән идем. Ул исә себерке теләгән икән. Барлык укучылар миннән көлгәннәр иде. 

Фәридә белән ярты-йорты аңлашканнан соң ул өенә кайтты. Булат безне Г.А. Камал театрына алып барды. Биредә Татарстан Фәннәр Академиясе рәисенең урынбасары Проф. Җәүдәт Сөләйманов хатыны Венера белән көтә иде. Бу юлы аның белән байтак дуслашып та киттек, ул математик һәм компутер белгече булса да минем кебек социаль фәннәр белгече белән диалог табалды.  Мәгълүм без язганнарның дөреслеген үлчәп булмый, чөнки без конкрет нәрсәләр белән еш итмибез. Безнең темабыз кеше белән бәйле, кеше исә бөгелүчән, таянуы, ышануы бик мөмкин булмаган бер яшәү формасы.  Гомумән төгәл фән белән еш иткәннәр безләргә фән эшлеклесе дип тә карамыйлар. Байтак очракта алар хаклы да. Ләкин без булмыйча да булмый. Чөнки без ялган язарга да беләбез. Димәк бездән яхшы политикантлар да өлгереп чыга. Политика булмадан исә тормыш булмый. Шул сәбәпле бездән ваз кичү мөмкин түгел. 


Мәхәббәт ФМ исемле уйын яшьләр тарафыннан башкарылган атаклы шәхесләрнең пародиясен ясарга кайтып  калды. Тамашачылар бик яратты. Мине шатландырган күренеш исә шыгрым тулы залда күпчелек тамашачыларның яшьләрдән гыйбарәт булуы иде. Бу күренеш татарлык мәсьәләсендә өметсезлеккә чумган рухымны җанландырды һәм кабат өскә чыгарды. 

Дидем Алтай, Тува, Хакас кебек төрки телләр бер ничә елдан соң юк булганда, Чуваш белән Башкорт кебекләре юк булу куркынычы астында торганда минем туган телем яши. 

Театрдан соң  Татар усадбасында  тәмне ашлар ашадык. Шул хәтле күп ашап эчкәнмен ки төнне аш казанымның авыруыннан юклый алмадым. Дарулар гына бер-ике сәгатьтән тынычландырдык. Белештерми ашап-эчсәң шундый нәтиҗәләр тудыра шул. Һәр вакыт киләчәктә сакланырмын дип үземә вәгъдә итәм. Ләкин минеке тукран тәүбәсе була. 


Икенче көн (20.10.2014)


Бүген “4(20) Бөтен Русия Археология  Конгрессының” ачылу көне иде. Шалйапиннән УНИКС залына йөреп бардык. Бераз текә юл иде, бер ике урында сулыш алганнан соң залга килдек һәм мин регистрация өстәленә барып үземне теркәдем. Президиумга төрле шәхесләр килеп утырдылар. Араларында бер ничә таныш бар иде. Шиксез иң яхшы таныганым Татарстан республикасының беренче президенты Шәймиев иде. Иң яхшы чыгышны Мәдәният Министры  Айрат Сибгатуллин ясады. Чөнки бик кыска иде. Ә башкалар шул исәптән Шәймиев кирәген бирде. Дөрес аның чыгышы мәгънәлерәк иде. Тарихи Болгар шәһәрен ничек итеп УНЕСКОның  сакланырга тиешле тарихи әсәрләр исемлегенә кабул иттерү маҗарасын аңлатты. Мәгълүм моннан элек тарихи калдыкларның өсте бетон белән ябылган булу сәбәпле шушы исемлектән чыгарылган иде.  Инде Болгарның тирә ягына байтак яңа гыйбадәтханәләр һәм биналар салынган булуына, бетон белән ябылган төрбә калдыклары шул көенчә калуына карамастан  ничек итеп элекке карар алмаштырылды, асылда   менә моны аңлау киен. 

Чыгышлар бер ярым сәгатькә сузылгач тәнәфес ясалды. Мин дә шушы форсаттан файдаланып Шәймиев янына бардым. 


Кочаклаштык фотога төштек. Ул миңа Русча нәрсәдер аңлата иде. Мин аңарга “сез русча сөйлисез мин аңламыйм” дигәч көлеп кенә “чыннан да мы ?” дип барчабызны көлдерде.  Татарстан кызык ил. Исеменә карасаң татарлар яши торган ил дип уйлыйсың. Бигрәктә төрекләр шулай уйлый. Ләкин урамга чыксаң, кибеткә, ресторанга керсәң русча гына ишетәсең. Татарча белгән кибетчегә, табынчыга очрасаң үзеңне шанслы дип бәйәләргә тиешсең. Татарларда үз ара русча сөйләшкән бер илдә татарча белән генә тормышта калып булмас иде. Ярый үзем русча чамалыйм, хатыным исә тиешле сүзләрне өйрәнергә мәҗбүр булды. Нишлисең башка чара юк. Башта “татарча беләсез ме?” дип сорый идек. Шалйапиндә  чакта безнең өстәлгә йогыртып аз маз да булса татарча белгән бер кызчыкны китерәләр иде. Чөнки гомумән бер кем дә инглизчә белми иде.  Шул сәбәпле дә мин Төркиядә Казанга барачакларга бер ничә сүз дә булса русча өйрәнүләрен үгетли идем.

Бу җыйылышта  минем өчен иң кызык вакыйга Разил әфәнде Вәлиевнең минем татарча басылган “Милләт белән Совет Арасында” исемле китабымның бер данәсен  китерүе булды. Бер автор өчен иң дулкынландырган хәл әсәренең басылып чыккан булуын ишетү һәм шул басылган китапны беренче мәртәбә кулына алу моменты була. 


Мин шул татарча мәсьәләсендә Казанда террористка әйләнәм. Электән минем тирә якларымда булганнар “Надир русча сөйләгәннәргә ачулана” дип бер берен кисәтәләр иде. Инде шуны өйрәндем ки сәгатьне кирегә борып булмый. Чөнки шуны сизәм ки минем белән татарча сөйләргә мәҗбүр булучылар  мин киткәннән соң рәхәтләнеп русча сөйлиләр. Тагын кабатлап шуны әйтергә мәҗбүрмен: Татар теленә функция бирергә кирәк. Татарча белгәннәргә өстәмә еш хакы бирелсә, вазгыять кыска вакытта үзгәрер иде. Табигый беләм мин монда хыял турында сөйлим. 

Кичке ашка кунак археологлар өчен аш Корстон отелендә бирелә дигәч, Булат безне ары илтте . Мескен археологлар аяк үрә торып ашарга тырышалар. Аш дисәң хәтәрегез калырдай нәрсәләрне өстәлләргә куйганнар. Урын тыгыз, кешеләр шушы аш дигән нәрсәне алу өчен чиратларда торалар. Мин тагын да кеше ява башлагач тиз генә шушы залдан китәргә тәкъдим иттем. Инде оештыручыларның акчасы мы җитмәде, юк исә кесәләделәрме Алла белә. Ләкин рус археологларының хәлен кызгандым. Шуны да әйтеп узмасам бер нәрсә җитмәйәчек кебек.  
Казанда тик рәсми биналар гына түгел, хосусый биналар да минем кебек тезе авырткан, яки бөтенләй йөри алмаган гарипләр өчен түгел. Корстон кебек мактаулы отельдә без чыгарган катка лифт юк иде. Университетка бардык шундый ук хәл. Ярый бу көнне ачлы-туклы тәмамладык. Икебезгә дә шулай кирәк иде. 


Өченче көн (21.10.2014)


Бу көн дә байтак тыгыз иде. Сәгать унберләрдә ИЙАЛИгә (Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) килдек. Безне хәзерге мөдир Проф. Ким Минуллин каршы алды. Аның белән електән таныш. Тик монда да баскычлар бар иде. Миңа бу бина бик таныш иде. Чөнки элек ИЙАЛИда тарих бүлеге бар иде. Мин исә Проф. Мирфатих Зәкиев  янына кереп чыга идем. Ул 1990 елның майында беренче мәртәбә Татарстанга килә алуыма сәбәпче булган иде. 


Ким әфәнде мине бер залга илтте, анда институтның байтак хезмәткәре дә мине тыңларга җыелган иде. Белмим инде мөдир әйткән өчен ме үзләре теләп ме? Шулайда мин сөйләдем, сорауларга җавап бирдем.  Сорауларның күпчелеге Миннуллиннан килде. Миннән фикер сорагач, яшьләрне бу хезмәткә җәлеп итү өчен еш хакларын күтәрегез дидем. Будҗәтне мин билгеләмәгәч фикер бирүе җиңел. 

Шуннан соң Кремлдә ураншкан кул язмалар сакланган бинага киттек. Көчкә диалог алып бардык. Кремль ечендә урнашкан бу бинаны Милли Китапханә алырга тиеш булган, ләкин ничектер Ким әфәнде эләктергән. Разил Исмагилович Вәлиев Милли Китапханәнең элекке директоры, депутат, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе булуга карамастан  бу бинаны алалмаган.  Кыскасы көч кемнең кулында бик тә анык түгел. Шиксез соңгы чиктә президент, ул да булмаса Мәскәү хәл итә. 


Сәгать өчтә Казан Федераль Университеты халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шаркият кафедрасының җитәкчесе Проф. Искәндәр Гийлаҗев  белән очрашу программасы ясалган иде. Бинага бардык кафедра бишенче катта иде. Көчкә мендем.
Искәндәр 70 хәтле студентларны җыйган, мине алар белән таныштырды. Мин сорауларга һәм төрекчә һәм татарча җавап кайтардым. Үзем турында аңлатканда салкын сугыш бетәр алдыннан беренче мәртәбә Казанга кайта алдым дисәм дә  бу сүзләрем аларга тәэсир итмәде. Чөнки алар 1990 елда тумаганнар иде. Алар өчен коммунистик дөнья әкият кадәр ерак иде.   Арабызда иң кимендә ярты гасыр булган яшьләрне шаккатыру мөмкин түгел. Безнең кыйммәтләребезнең алар өчен мәгънәсе бар мы? Алар өчен туган тел, милләт, ватан, бәйсезлек, суверенитет нәрсә? Үзләре, иптәшләре, гаиләләре, милләттәшләре өчен ни телиләр? Өлкәннәр дөньясының нәрсәләрен яратмыйлар?  Бәйсез Татарстан булсын дигән хыяллары бар мы? Туган тел кирәк нәрсә ме? Дин кирәк ме?
Мөселман булу шарт мы? Кыскасы бу һәм моңа охшаш сораулар турында аланың нинди җавап бирәчәкләрен алдан ук төшенү мөмкин түгел. Һәр бер буын башкачарак була. Алар компутер технологиясенең, Интернет бәйләнеше эченә тудылар.  Без картларның күпчелеге бу нәрсә иккәнен дә белмибез. Шулай булгач алар белән ничек диалог булдыра алыйк инде? Ярый әле 70 яшьтә дә укытам. Шул сәбәпле аз мы- күп ме алар белән бәйләнешем бар.  Ләкин дөньяда сәясәт белән кызыксынган  яшьләрнең саны бармак белән күрсәтерлек. Димәк яшьләр өчен кануннарны картлар әзерли.  Менә шундыйрак уйлар белән кафедра сыйныфыннан айрылдык.


Безне Казандагы Төркия Баш консулы Турхан Дилмач көтә иде. Ул да бу вазифага бер ике ай элек Мәскәүдән килгән. Анда ук татарча өйрәнә башлаган. Моннан элекке бер ничә баш консул да татарларга хөрмәт йөзендән татарча өйрәнгәннәр иде. Булай итеп татарларны оятта калдыра алмадылар. Хәтта  Татарстан министрлары татарча өйрәнергә ашкынмадылар.  Консуллык бинасыннан бер кофе кибетенә кителде.  Татарстан Фәннәр Академиясе секретары  Дания ханым да безнең белән бергә булды.

Отельгә кире кайткач Төркиядән сөенечле хәбәр килеп төште. Бәрилнең минем турында язган биографиясе “Бер тормышка алты яшайеш сыйдырган  Надир Дәүләтнең әкияте” Төркиядә китапчыкларда сатыла башлаган. Казанда бу китапка бик үк әһәмият бирмәделәр. Төрекчә булганга мы, юк исә Казандагы Надир Дәүләт легендасын бозарга теләмәгән ме? Белә алмыйм.

http://www.idefix.com/kitap/bir-omre-alti-hayat-sigdiran-nadir-devletin-yasam-oykusu-g-beril-devlet/tanim.asp?sid=XYLEUMYF1A1A5NWPXGRN


Дүртенче  көн (22.10.2014)


Бүген минем өчен иң мөһим көн. Чөнки Академиядә минем өчен махсус җыйылыш үткәреләчәк. 

Ләкин программабыз башка активлылар белән башланды. Җевдәт  әфәнде Сөләйманов безне иртә белән алып якында гына урнашкан яшьләрнең Сәләт исемле оешмасына илтте. 

Оешма Татарстан яшьлек һәм спорт министрлыгы карамагында 1994-нче  елда төзелгән. Татарстаннан һәм тирә республика һәм өлкәләрдән сәләтле балалар бу оешмага җәлеп ителә. Аларның математика, информатика, татар теле кебек төрле фән, спорт һәм сәнгать  өлкәләрендә алга китүләренә булыша.  Арчада 1994-нче елда 7 төбәктән 65 бала белән башлаган лагерь инде меңләп бала һәм яшүсмерне  үзенә җәлеп итә. 

2012 Болгарда уздырылган Сәләт лагерыннан видео : 


15 Август 2013”тә Президент Миңнеханов та катнашкан Сәләт Форумы турында  түбендәге видео:



Безне Тимур һәм тагы бер ничә яшь каршы алдылар. Видеолар белән үз ешчәнлэкләре турында Бәрил белән миңа мәгълүмат бирделәр. Дөресен әйткәндә Идел буйында һәр ел сайын яшьләр өчен лагерь оештырыла дип ишеткәнем бар иде. Ләкин бу Сәләт бик тәфсилле һәм файдалы эшләр башкара икән. Мине бигрәктә татарчаның кулланылучы шатландырды. Яшьләр безнең киләчәгебез дигән сүзгә күберәк ышанасым килде. Шушы яшьләрнең  музыкадагы сәләтләрен исә бер ничә көннән соң күрәчәк идек.



Шуннан Тукай музеена китик. Музей Шамил йорты дип аталган тарихи бер бинага урнашкан, шулай итеп Камил Исхаковтан котылып калган.  Безне ике ханым каршы алды. Музейда бер ничә көннән бирле Тукай шигәерләрнең төрле телләргә тәрҗемәләре укыла икән. Бүген исә чират Төрекчәгә килгән. 

Башта безне 20 ел биредә ешләгән бер ханым музейны күрсәтеп, аңлатып чыкты. 20 ел буйы бер үк нәрсәне аңлатудан бизмәгән ме бу ханым дип уйладым. Еллар элек күргән музейда әллә ниндие үзгәреш күрмәдем. 


Шул арада бер яшь журналист туташ минем белән әңгәмә төзергә маташты. Минем кем булуымны белми иде. Мине Тукай шигәерләрне тәрҗемә иткән кеше белән бутаган.  Шулай булгач ТНВ-нең  шушы хезмәткәренә җавап бирүдән баш тартым. Аска залга төштек. Ике студент, бере татар, бере  төрек шигәерләр укыдылар. Студентларның күбесе мин бер көн элек күргән шул ук студентлар иде. Димәк Казанда бер үк мохитта йөресәң бер үк кешеләрне күрәсең икән.  Шуннан соң мин без Истанбулда төзегән Тукай Яшьләр Түгәрәге һәм мин тәрҗемә иткән шигәерләре турында сөйләдем. Музейның мөдире мин башка шагыйрьләрне совет чоры шагыйрьләрен дә яратам дигәч,   үзенчә мине оятта калдырырга тырышты. Мине сорауга тартып, кемне диде.  Дәрдмәндне дигәч, бу юлы сез безгә Тукай турында язганнарыгызны җибәрегез дигән таләп куйды. Шул чакта аңладым ки түбән эш хакына кеше эшләтсәгез  аны шул ешкә җәлеп итеп булмый. Миннән киткәнче, хуҗасына җиткәнче. Мин ничә мәртәбәләр мәкальләремне  бу музейга дә Кушлавычтагына да биргән идем. Ярый боларны югалтылар, бер ничә ел элек “Казан Утлары”нда басылган мәкаләмне дә күрмәделәр ме?


Сәгать берләр тирәсе Рубаи исемле ресторанда Төркистан ашлары ашадык. Машина килеп безне алды һәм Академиягә илтте. Менә зур вакыйга башлану алдында  тора. 




Хәләл җефетем белән мине Җәвдәт әфәнде бүлмәсенә илттеләр. Бүлмәгә элекке президент Әхмәт Мазгаров, Мирфатих Зәкиев, Разил Вәлиев, Тәлгат Галиуллин  һәм Җыен фондыннан Фуат әфәнделәр бер бере артлы бүлмәгә керделәр. Мәҗлескә кунаклар сәгать өчкә чакырылган иде. 


Бергәләп залга төштек. Сеңелем Фәридә дә бер иптәше белән килгән иде. Залда чама чамадан ерак булмас йөз тирәсендә кеше бар иде. Мондый зур санда кеше җыйылыр дип көтмәгән идем. Чакырылган кунаклар арасында Казандагы Төрек Баш консулы Турxан Дилмач да бар иде.  Дания Ханым Фатихова программаны алып барды. 

Башта Проф. Искәндәр Гияҗев минем һәм әсәрләрем турында чыгыш ясап, "Надир әфәнде уникаль бер шәхес" дип әйтте. Шиксез моны яхшы мәгънәдә әйтте. Ул аеруча минем яшь академикларда әзерләүем турында әйтеп, Исмагил Түркоглуның дусты булуын сөйләде. Ул аеруча Милләт белән Совет исемле татарча дөнья күргән әсәргә дә анализ ясады. 


Артыннан Разил Вәлиев 1990 елның майында танышуыбыздан башлап кыскача мине мактады һәм Татарстан Югары Советы Президентының Рәхмәт Хатын тапшырды. Шулай итеп Татарстан рәсми даирәләреннән алган өч хәтта дүртенче хатым булды. Димәк Татарстан дәүләте минем фәнни ешчәнлекләремне файдалы дип бәйәләгән. Инде үз халкымның югары органнары шундый бәйә бирә икән, мин вазифамны үтәгәнмен дигән күңел рәхәтлеге яши башладым.  

Шуннан соң чират миңа академиянең көмеш медален бирүгә килде. Урынбасар буларак Җәвдәт әфәнде күкрәгенә медальне кадарга тиеш булса да ул минем өчен язган шигәерне укыды һәм медальне бирү эшен Мазгаровка тапшырды.  Бу адымы белән бик мөһим бер кешечелек үрнәге күрсәтте.  

Шуннан соң Төркия баш консулы Дилмач көрсигә чыкты һәм татарча чыгыш ясап һәммә кешене шаккатырды. 

Бүләкләр яварга дәвам итте. Бөтендөнья татарлары конгрессы рәисе Ринат Закиров чыгыш ясады һәм миңа күк төсле халат белән кәләпүш кидереп барчабызны көлдерде. Кайдан чыккан бу гадәт? Урта Азия халыкларында бар мондый бер гадәт, ләкин татарларда белгәнем хәтле юк иде мондый хәлләр. Ихтимал Закиров Татар дөньясына яңа гадәт кертеп шөһрәтенә шөһрәт өстәмәкче.  Ләкин халатның төзе ичмасам коңгырт,  сары, яшел һәм өстендә ялтыравыклар булмаса иде. Үземне үзбәк кияүләргә охшаттым.  Мин тиз генә шушы халатны салгач чыгышлар дәвам итте. Валеев Наил миңа Татар энциклопедиясе бүләк итте. 


Чыгышлар дәвам итте. Мирфатих Зәкиев, Индус Таһиров, Тәлгат Галиуллин, Рузәл Юсуповлар мине мактадылар. Кем инде макталуны яратмый?  Шуннан соң  Г. Исхакый әсәрләрен әзерләп нәшер иткән Лена Гайнанова чыгыш ясады. Ул минем Исхакыйның аяк төбендә үскәнемне әйтте. Мин тик бала чакта аны бер ике мәртәбә күргәнемне хәтерлим. Бер сәфәрендә мине халык алдына бастырып “туган телне” укыткан иде. Инде мин үземне аның мирасчысы дип әйтмәс идем.

Соңгы сүз миңа бирелде.  Миңа элекрәк бер сәгать чамасы бер чыгыш әзерләгез дигәннәр иде.  Карасам сәгать бишне узган халык арган, күбесе мине яшьтәшләр, су эчәселәре, каяада барасылары  килгәндер. Озак уйлап тормадым. Чыгыш өчен әзерләгән фотоларны берәм берәм күрсәтә башладым. Карасам халык рәхәтләнеп сулыш алды. Мин Бәрилнең техник ярдәме белән  5 иң күп 7 минутта шушы фотоларны күрсәтеп бетердем. Моның белән йола азакланды, байтак кеше килеп кулымны кыстылар. Инде мин иң шат кеше, авызы җыйрылган бер бәндә буларак фотога төштек. Югарыда җәй мәҗлесе әзерләнгән иде.  Бу юлы дикъкатемне шул җәлеп итте. Өстәлләрдә инде алкоголе эчемлекләр күремли. Инде тамакны чәй белән генә чылаталар. Кызыклы бер күренеш исә нинди мәҗлес өстәлендә генә булмасын өч почмак һәр җирдә.  Шулай бу көнне бик күңелле рәвештә тәмамладык. Оештыручыларга, катнашучыларга кабат зур рәхмәтләремне җиткерәм.


Дикъкатемне җәлеп иткән бер нәрсә исә академиядән аерылган тарих институтыннан бер кемнең дә буламы иде. Ярый академия белән килешә алмаганнар, миңа нинди ачулары булган. Аңлый алмадым тик фараз гына йөретә алам. Тарих институтының төрле сәер юллар белән академиядән аерылуы Татар академик тормышына бер орым, аны таркату өчен атланган бер адым кебек тойыла.   Болай да көчкә бер арага килгән татар академиклары таралып китәчәк. Моның файдасы кемгә тиечек, бу турыда юраучы булырга кирәкми. 




Бишенче  көн (23.10.2014)


Бүген инде иске дус президентның ярдәмчелләреннән Радик Гиматдинов белән очрашачак идек.  Ул безне отельдән алдырды һәм Кремльдә президентлык сарайына илтте. Ике ел күрешкәнебез юк иде. Аның белән 2005 елда Истанбулда танышып, дуслашып киткән иде. Ул чакта аны Татарстанның Төркиядәге вәкилчелегенә җитәкче итеп билгеләгәннәр иде. Үзе белән җиде ел дәвамында диалогны дәвам иттек, ул вәкилчелекнең татарлар белән бәйле һәр төрле җыйылышына чакыра иде. Ул безне бүлмәсендә көтә иде. Бүлмәдә еллар элек таныган Радикның хәзерге вазыйфасын үтәгән. хәзер исә Мәскәүдә депутат булган Тимур Акулов да бар иде.    


Бер мөддәттән соң безне ашка чакырган Ринат Закиров янына бардык. Озак утырдык, татарларның проблемалары һәм чит ил татарлары турында озак кына сөйләштек. Ринат әфәнде Татарстаннан читтә Русиянең төрле төбәкләрендә президент барган җирләргә татарларны җыйу проблемалары  турында сөйләде. Чыннан да татарларны көлке-уйын белән бәйле  сабантуйдан башка бер нәрсәгә җыйу мөмкин түгел. Күрәсез халык җитди мәсьәләләр өчен дә урамнарга чыкмый. Пикетларга 2-3 кеше генә катнаша. Шуларны күреп кеше чын мәгънәдә өметсезлеккә сабыша. Шулай да бирешмәскә кирәк дип үз үзебезгә үгет-нәсихәт итәбез. 

Биредән ТНВ-гә   киттек. Татарлар Программасы өчен 20 минутлык программа төшерделәр. Шуның белән безнең мәҗбүри программа азакланды.



 

Алтынчы  көн (24.10.2014)


Иртә белән КЗН ТВ минем академиядә бүләк алуым турында русча бер тапшыру ясаганын өйрәндек. Бәрил Интернет аша программаны тапты. 




Инде бүген Татарстан Язучылар Берлегендә минем китапны таныту һәм  Казаннан читтәге язучылар белән танышу җыйылышна киттек. Разил әфәнде Вәлиев мине залдагыларга таныштырды, китабым турында  аңлатты. 
 




Шуннан соң миңа сүз бирде. Байтак сөйләгәнмен, шуннан бер ничә сорауга җавап бирдем. Аларда нинди тәэсир калдырдым әйтә алмыйм. Бик начар түгелдер. Безне Акчарлак исемле бер кафеда ашаттылар. 

Шуннан отельгә кайттык, бүлмәдә җыйрылган китапларны капчыкларга тутырдык. Чөнки бүләк буларак шундый күп китап биргәннәр иде ки  өстәмә ике чумадан да алсак сыймас иде. Китап авыр нәрсә. Очкычта кеше башына 20 килодан артык әйбер өчен килосына ялгышмасам 20 американ долары түләтәләр. Шул сәбәпле дә Милли Китапханә директоры Наил Камбаевтән  миңа почта белән җибәрүен үтендем.   


Китапханәдә Разил әфәнде Пен Клуб әгъзаларын җыйган иде. Ул башта минем китапны танытты. Мин утырган залда минем китаплар һәм минем турымда язылганнардан бер күргәзмә ясалган иде. Моңа бик шатландым. Мин дә үз нәүбәтемдә Бәрилнең минем турында язган биографиясен таныттым. Ул китапны һәм минем соңгы ике  елда Төркиядә чыккан “Русия Тарихи” белән “Русия Төркиләренең Милли Көрәш Тарихы (1905-1917)” исемле китапның төрекчәдәге өченче басмасын бүләк иттем. Бу китап Татарстанда һәм Азәрбайҗанда да басылган иде.  Шуннан соң теләгәнең китапларына кул куйдым. 






Ул арада Пен клубының үз утырышы булу сәбәпле без эчке бүлмәгә уздык. Казан Утларыннан Рафик Юснусов минем белән әңгәмә үткәрә башлады. Ләкин шул хәтле күп сораулар сорады ки әңгәмәне бетерә алмадык. Цензура көчәйгән булу аркылы мы, шул ук хәл Төркиядә дә бар,  журналистларның сыйфаты байтак төшкән. Беренчедән кем белән сөйләшкәнен белмиләр, фикер сорамыйлар мактау көтәләр, алдан ук сораулар әзерләмиләр. Иң төп сораулары 25 елдан соң да бер ук: Төркиядә татарлар бар мы?

Кичен исә дуслар арасында күңелле вакыт уздырдык. Яшь чак гайрәтле чак икән. Бер ничә рюмкадан тыш китмәде. Юкка гына әйтмәгәннәр: Картлык түгел шул шатлык. 


Җиденче  көн (25.10.2014)


Иртә белән Җәвдәт әфәнде безне машина белән алды, шәһәрдән читтә яшьләр төзелешенә бардык. Биредә инде Сәләтнең  Рөстәм Бикмуллины искә алу өчен оештырылган Бикафест фәстивалының беренче этабына алып барды. 50 тирәсендә яшьләр һәм балалар белән 5-6 кешедән торган юри әгъзалары җыйрылган безне көтәләр иде. Гадәт буйынча Проф. Сөләйманов бу оешманын җитәкчесе буларак чыгыш ясады, безләр белән таныштырды. Бәрил аз татарча беләм дисә дә бик матур сөйләдеь мин исә дулкынланып тотлыктым. 



Шуннан бер ярым сәгатльек юлда  Камай авылында Иске Казан тарихи истәлек урынына бардык. Биредә бер музей төзелгән, әллә нинди шаккатырлык булмаса да. Ягъни бу музей профессионал шәхесләр тарафыннан төзекләндерелергә тиеш. Чөнки музей тарихтан биргерәк  борынга авыл хуҗалыгы җиһазлары белән тутырылган, ягъни антропологик бер күргәзмәгә әверелгән. Бу хәле белән Казан Ханлыгы чорына кызыксыну тудырып булмаячак. Тирә ягында кафе яки ресторан да юк. Тик кызыклы нәрсә музей тирәсе урта чор агач корылма белән уратып алынган. Бу балаларга тарихны яшәү хыйалы бирә алыр. 




Музейның яшь хезмәткәре килгәннәргә татарча аңлата алмый. Бәрил рус һәм татар балалары килгәндә татар тарихын ничек аңлатасыз дигәч  бер үк рәвештә, ягъни Иван Грозни татарларны кыйнады дип аңлата икән. Аңлашылганча бу музейга киле киткән кем дә юк. Музей мөдире мин истәлек дәфтәрен сорагач табалмады. Чөнки өстәл өстендә искереп, колаклары чыгып беткән дәфтәрне дәфтәр дип күрү мөмкин түгел иде. Мөдирнең төп эше дә бу түгел, орлык сәүдәгәре.  Мәдәният министры бу тарихи урынны халыкка җәлеп иттерер өчен тырышырга тиеш. Ләкин төрле мәҗлесләргә, чит илләргә йөрүдән боларга вакыт калмый булса кирәк.

Отельгә кайттык. Бераздан Ватаным Татарстан газетасыннан таныган Рәшит Минһаҗ килде. Бер сәгать чамасы  әңгәмә кордык. Ул Казандагы иң яхшы журналистлардан бере. Ниләр язар күрербез.

Сәгать кичке бишләрдә Алия Вәлиеваның энесе Ринат әфәнде безне Камал театрына илтте.  Фуат әфәнде анда көтә иде. 


“Хан Кызы Турандык” исемле ике пәрдәлек уйынны мин Турандот операсы белән бутаганмын. Тема шул ук, ләкин опера түгел иде. Кытай режиссер  сәхнәләгән  бу уйынны бик яхшы урыннан карадык. Дөресен әйткәндә һәм арган һәм дә бик яратмаган бу уйынның беренче пәрдәсе беткәч, китү тәкъдиме ясадым. Фуат белән Ринатка оят булды.  Фуат әфәнде баш актер Азгар Шакировны тапты. Ул мине күрер күрмәс "нинди яхшы китап язгансың" чын тарихыбызны синнән өйрәндем дип мине мактады.  Бәрилгә дә "бу кешегә яхшы кара" дип мөрәҗәгать итте. Дөресен әйткәндә бер актерның тарих белән шундый дәрәҗәдә кызыксыначагын уйламаган идем.  Бу да татарларның мәдәни яктан өстен булуларның мөһим бер күрсәткече  иде. Яшь буында шулай өлгерер дип өметләнеп саубуллаштык.


Сигезенче  көн (26.10.2014)


Төнге сәгатьләрдә ашагач, иртәнгә табан эч китте. Моны да язмаска иде. Ләкин чит илдә отель бүлмәләрендә шундый хәлләр дә була сак булыгыз дип язам бу юлларны. Тәҗрибәмне уртаклашам.  

Эле вакыт булганлыктан бүлмәдәге телевизордан төрле программаларны тикшереп бер каналдан икенчесенә күчә идем. ТНВдә  тапшырулар татарча булганда карарга тырыштым. Кызганыч мин кабызган сәгатьләрдә тапшырулар гел Русча барды. Бу эшне аңламыйм. Телевизор Рус каналлары белән тулган. Бер генә канал да татарча гына тапшыра алмый мы? Тапшырмаса да ярар чөнки татарча программалары ич тә кызык түгел, сыйфаты түбен. Юри мы шулай эшлиләр? Ләкин татарча тыңлау тансык булганда анда санда ТНВ-гә караимыча да булмый.  Менә соңгы көн дә ББҖ ме хәтерләмим, бер чит ил каналында  Софияа Губаидуллинаның (1931 Чистапол) иң соңгы һәм оркестр өчен виолина консерто әсәре “ Ил темпус пресенс”  (Агымда)(2007) турында сүз бара иде. Шушы әсәрне  бик атаклы Алман скрипка остазы   Анна Софие Муттер Испаниәдә, Канада да, АКШта һәм байтак башка  илләрнең концерт залларында уйнаган. Бер татар композиторының шул хәтле мәшһүр булуын белми идем. Губаидуллина беренче әсәрен 1965-нче елда язган. Кызганыч аны Рус дип беләләр.

Менә шул арада  аш вакытында сеңелем килде. Аның белән саубуллаштык. Сәгать дүрттә исә Сәләтнең Бикафест галасына киттек.  Концерт вакытында Бәрилнең яшь музыкантларны дәртләндерү өчен ифрат кул чабуы, аларга тавышы белән кушылуы байтакларны шаккаттырды, бәлки дә гаепләделәр.  Инде без Казандагыларга охшасак безнең турыда өйләвче дә булмас иде, түгел ме? 

27 Октябренең иртәнге сәгатьләрендә исә йөрәгәзнең бер өлешен Казанда калдырып Истанбулга табан очтык. 4-5 сәгатьтән соң Казан һәм андагы дуслар  кыйммәтле хатирәләр булып калдылар. Бу юлы Академия һәр төрле ярдәмне күрсәтте. Күптәннән бирле шундый яхшы кунак булганыбыз булмады. Разил, Җәвдәт әфәнделәргә, Булатка, шоферларга һәм безгә ничек тә булса ярдәм кулын сузганнарга рәхмәтләребезне белдерәбез.   Без киттек  бәлки Казандагыларга әйтергә сүз калдырдык.  Барчагыз хуш исән булыгыз.

 Истанбул, 1 Ноябре 2014






Hiç yorum yok:

Yorum Gönder